Радмир Беляев Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
Яшәеш

Радмир Беляев Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде

Якшәмбе, 15 ноябрьдә, пилотсыз очкычларның Түбән Камага һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Аларның барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев һөҗүм нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Фото: шәһәр хакимиятендәге киңәшмә видеоязмасыннан скриншот

Аның сүзләренә караганда, алты кешегә районның үзәк хастаханәсендә ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләрнең берсе — Росгвардиянең «Охрана» федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәре — операциядән соң хастаханәдә ята һәм аңына килгән. Мэр шәһәр предприятиеләреннән кешеләрне оператив рәвештә эвакуацияләүне аерым билгеләп үтте. Ул идарәче компанияләрне, ТОСларны (территориаль иҗтимагый үзидарә органнарын) һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен һөҗүм вакытында халыкка хәбәр итү эшен дәвам итәргә чакырды.

Фото: шәһәр хакимиятендәге киңәшмә видеоязмасыннан скриншот

15 ноябрьдә иртәнге сәгатьләрдә БПЛА Менделеев урамындагы торак йортның бер фатирына эләккән. Сәнәгать зонасындагы берничә объект та зыян күргән. Биклән станциясендә исә пилотсыз очкыч калдыклары этилбензол тутырылган цистернада янгын чыгарган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Нижнекамскига килгән, зыян күргән йортны һәм предприятиеләрне караган, шулай ук урында оператив киңәшмә үткәргән.

«Урында оператив киңәшмә үткәрдек. Район җитәкчелеге һәм махсус хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә. Зыян күрүчеләрнең барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде», — дип язган Татарстан Рәисе үзенең каналында.

Ул килгән вакытта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өч зыян күрүче турында хәбәр иткән булган. Соңрак расланган очраклар саны җидегә җиткән.

Һөҗүм нәтиҗәсендә кеше үлеме очраклары теркәлмәгән. Налёт вакытында өзелгән шәһәрнең кайнар су белән тәэмин ителеше тулысынча торгызылган.

НТР24


Нет комментариев