Яшел Үзән суүткәргеч предприятиесе базасында ТКХ компетенцияләре корпоратив үзәге эшләячәк
Яшәеш

Яшел Үзән суүткәргеч предприятиесе базасында ТКХ компетенцияләре корпоратив үзәге эшләячәк

БРИКС төзелеш атналыгы мәйданчыгында Яшел Үзән суүткәргеч предприятиесе базасында Торак-коммуналь хуҗалыкның корпоратив компетенцияләр үзәген булдыру турында килешү имзаланды. Документка Россия Төзелеш министрлыгының тармак компетенцияләре үзәге җитәкчесе Алина Постовалова һәм «ЗВКС» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ренат Җәләлов кул куйды.

Фото: ЗВКС MAX сәхифәсендә урнаштырган видеодан скрин

Яшел Үзән суүткәргеч предприятиесенең уку үзәге 2026 елның 1 сентябрендә ачылган. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясенә, шулай ук Россия Хезмәт министрлыгы аккредитациясенә ия.

Хәзерге вакытта үзәктә ике юнәлеш буенча укыту оештырылган: хезмәтне саклау һәм сәнәгать иминлеге.

Киләсе этапта торак-коммуналь хуҗалык белгечләренең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Укытуның төп үзенчәлеге – практик әзерлекне көчәйтү һәм дәресләрне реаль җитештерү шартларына мөмкин кадәр якынайту. Моның өчен дистанцион укыту алымнары һәм заманча цифрлы технологияләр дә кулланылачак.

Яңа статус Яшел Үзән уку үзәгенә Татарстан гына түгел, Россиянең башка төбәкләре өчен дә торак-коммуналь хуҗалык белгечләрен әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

ЗВКС


Нет комментариев