Яшел Үзән кызы Сабина Ганеева – Бөтенроссия «Дуслык кубогы» җиңүчесе
Яшәеш

Яшел Үзән кызы Сабина Ганеева – Бөтенроссия «Дуслык кубогы» җиңүчесе

13–15 ноябрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә «Дуслык кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 32 төбәгеннән 1200гә якын спортчы катнашты.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте

Яшел Үзәннең 4нче спорт мәктәбе укучысы Сабина Ганеева үз төркемендә иң яхшысы булды һәм алтын медаль яулады. Яшь спортчы җиңү белән туган шәһәренә кайтты.

Сабинаның тренеры – Зөфәр Гафиятуллин.

Сабинаны һәм аның остазын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа үрләр, матур нәтиҗәләр һәм зур уңышлар насыйп булсын!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев