Яшәеш

Татарстанда күчемсез милек белән биометрия ярдәмендә беренче килешү теркәлде

Аның катнашучылары - Казан һәм Лаеш районында яшәүчеләр. Бу хакта Татарстан буенча Росреестр идарәсе хәбәр итә.

Фатирга милек хокукын күчерүне теркәү өчен сатучы һәм сатып алучы Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать иткән. Алар биометрик мәгълүматларын һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаларын (УКЭП) кулланган.

Яңа тәртип буенча, физик затлар арасындагы күчемсез милек килешүләрен электрон рәвештә теркәү өчен ЕГРНга алдан махсус билге кертү таләп ителми. Моның өчен килешү документларына УКЭП белән кул куелган һәм милекченең шәхесе Бердәм биометрик система аша расланган булырга тиеш.

Беренче электрон килешү дәүләт пошлинасы түләнгәннән соң берничә сәгать эчендә теркәлгән. Яңа мөмкинлек 2026 елның 1 июленнән гамәлгә кергән. Ул килешүне тулысынча дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә, аеруча төрле шәһәрләрдә яшәүче кешеләргә, уңайлык тудыра.

Татар-информ


Нет комментариев