Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Иренгә чыккан герпестан тиз генә котылу ысуллары

1.Гади аш тозы кулланыгыз. Герпеска көн дәвамында 3-4 тапкыр берничә бөртек вак тоз куегыз һәм ул дарулар кулланганга караганда тизрәк бетәр.

2.Һәр сәгать саен телгә бер чеметем тоз салып, әкрен генә суырып йөрсәгез дә файдасын күрерсез.
3.Герпес белән түбәндәге мазь да нәтиҗәле көрәшә:
Ике аш кашыгы йогыртка вакланган ике тырнак сарымсак, бер чәй кашыгы теләсә нинди кофе, шул кадәр үк бал һәм бодай оны өстәргә. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатырга һәм иреннең герпес белән бозылган урыннарына сөртергә. Мазь кибеп, төшкәннән соң, яңадан сөртергә. Өч көннән герпесның эзе дә калмас.
4.Әгәр дә мазь ясап, мәшәкать ләнәсегез килмәсә, ирендәге авыру урынны киселгән сарымсак тырнагы белән ышкысагыз да ярый. Аннары, бер үк күләмдә кушылган бал белән алма серкәсе катнашмасын сөртеп куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев