Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәрәңге суы белән кан тамырларын чистартабыз

Кан тамырларын бәрәңге пешкән су белән чистарту - куркынычсыз, начар яклары булмаган ысул, шуның өчтенә йөрәк эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый.

Игътибар! Бәрәңге суы өчен бәрәңге үзе түгел, ә кабыгы кирәк, шуңа күрә үз бакчагызда, нитратларсыз үскәне булса бик яхшы.

Башладык: 4-5 уртача зурлыктагы бәрәңгене бик юка итмичә генә әрчибез. Кабыкларны яхшылап юабыз һәм ярты литр сулы кәстрүлгә салабыз.

Акрын утта 15 минут кайнатабыз.
Әз генә җылы булганчы суытабыз һәм сөзәбез.
Ашарга ярты сәгать кала эчәбез.

Бәрәңге суы белән кан тамырларын чистарту курсы - 2 атна.

Нинди нәтиҗә өмет итәргә? Кан тамырлары чистарганнан соң:

  • кан тамырлары авырулары, склероз, баш авыртулар бетә;
  • кан басымы нормальләшә;
  • инфаркт һәм паралич мөмкинлеге кими;
  • холестерин микъдары кими (әгәр дә югары булса);
  • күрү һәм ишетү яхшырырга мөмкин;
  • аякларда варикозлы кан тамырлары кими;
  • борын, йоткылык, бронх, үпкәләр һәм ашказаны-эчәклек тракты хәле яхшыра;
  • кәеф яхшыра.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев