Ел башыннан бирле Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 470тән артык ветеран Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгытты. Дәвалану бушлай, ә Татарстан Социаль фонд бүлеге дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын тулысынча каплый.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Санатор-курорт дәвалавы 21 көн, медицина тернәкләндерүе 23 көнгә кадәр дәвам итә. Бу мөмкинлектән хәрби хезмәткәрләр арасыннан медицина күрсәтмәләре буенча хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус хәрби операция чорында контракт төзегән гражданнар файдалана ала. Шифаханә-курорт юнәлеше буенча елына бер тапкыр, ә медицина реабилитациясе буенча табиб комиссиясе күрсәтмәләре нигезендә дәваланырга мөмкин.
Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Социаль фондның клиентлар хезмәтләре яки күпфункцияле үзәкләр аша тапшырырга була. Гаризага медицина документларын: медицина реабилитациясе өчен 057/у формасы юлламасын, шифаханә-курорт дәвалавы өчен 070/у формасы белешмәсен беркетергә кирәк. Гариза кабул иткәннән соң, Фонд бүлеге хезмәткәре ветеран белән уңайлы датаны килештерә һәм дәвалау профиле буенча Үзәк сайлый. Дәваланырга ике атна кала терапевтка шифаханә-курорт картасын әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тулы мәгълүматны СФР сайтында һәм MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники», «Телеграм» рәсми аккаунтларында табарга мөмкин. Консультация өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контактүзәк операторларына мөрәҗәгать итә аласыз — төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев