Комаров урамында электросамокат йөртүче 12 яшьлек яшүсмер 11 яшьлек яшүсмерне бәрдергән
ЮХИДИ

Комаров урамында электросамокат йөртүче 12 яшьлек яшүсмер 11 яшьлек яшүсмерне бәрдергән

Узган атнада 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 кеше тән җәрәхәтләре алган 1 юл-транспорт очрагы теркәлгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 3 кеше зыян күргән 2 юл-транспорт фаҗигасе чыккан.

Комаров урамында электросамокат йөртүче 12 яшьлек яшүсмер 11 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Җәяүле тән җәрәхәтләре алган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында, Яңа Тура авылы янындарак «ВАЗ 211440» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет, тиешле тизлек сайлый алмавы нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып, машинасын электр баганасына бәрдергән. Бу вакыйгада йөртүче үзе һәм пассажиры зыян күргән.


Нет комментариев