Татарстанда педагоглар гомуми пенсия яшенә җитмичә генә лаеклы ялга чыгу мөмкинлегенә ия. Бу хокук махсус стаж туплаган очракта гамәлгә аша.
Социаль фонд аңлатканча, укытучыларга иминият пенсиясен билгеләү өчен төп шарт – балалар учреждениеләрендә ким дигәндә 25 ел педагогик стаж һәм 30 пенсия коэффициенты булу.
Әмма монда шунысы мөһим: кирәкле стаж туплау һәм пенсия билгеләү арасында биш еллык көтү чоры каралган. Мәсәлән, 2026 елда стажын тутырган педагог 2031 елда гына пенсия хокукын гамәлгә ашыра алачак. Бу вакыт эчендә эшләвен дәвам итү мәҗбүри түгел – бу бары булачак пенсия күләменә йогынты ясый.
25 ел стаж туплаганнан соң, хезмәткәр «пенсионер алды» статусын ала. Бу аңа тиешле ташламалардан файдалану мөмкинлеген бирә.
Махсус стажны исәпләгәндә, балалар белән турыдан-туры эшләү генә түгел, квалификация күтәрү чорлары да исәпкә алына. Ләкин моның өчен уртача табыш сакланырга һәм иминият взнослары түләнергә тиеш.
«Педагогларга шәхси счетларындагы мәгълүматны вакыт-вакыт тикшереп тору зарур. Бу исәпкә алынган стажны күзәтергә һәм пенсия рәсмиләштерү алдыннан төзәтмәләр кертергә ярдәм итә», – дип киңәш итте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Нет комментариев