31 март 2018 яңалыклары
-
Һәр даруга табигый алмаш бар
Медиклар белдерүенчә, кешеләр медикаментларны кирәгеннән артык кабул итә. АКШта яшәүчеләр генә дә дарулар өчен елына 300 млрд доллар тота.
-
Норлатның талантлы егете
Аграр яшьләр берләшмәсенең Яшел Үзән бүлеге активисты, авылдашыбыз Илдар Шәмсетдинов республика күләмендәге «Кадрлар резервы» дигән проектта катнаша. Мәктәптә укыганда ук төрле тренингларда катнашып, яңалыкларны тиз үзләштерә торган Илдарыбыз, Казан авиация институты каршындагы информацион технологияләр көллиятендә белем ала.
-
Зарарлы производствода эшләүчеләргә нинди компенсацияләр каралган?
– Закончалык зарарлылык дәрәҗәсе буенча хезмәт шартларын дүрт класска бүлә: уңайлы, ярарлык, зарарлы һәм куркыныч.
-
Ак яулыгы – йөз аклыгы
Иренең үле хәбәрен килеп әйткәндә сабыйлары белән мәш килеп йөри торган вакыты була аның. Өч балалары берсеннән берсе кечкенә бит – Илдусына – 5, Нуранияләренә – 4, Розалиягә 2 яшь ярым гына. Шушы көннәрдә генә, яңа йорт салу өчен, бүрәнәләр, такталар да кайтарттылар! Рәхәтләнеп яшә генә... Юк шул, тыныч яшәргә язмаган икән Нурһадәгә...
-
Иректә озак йөрмәгән
Яшел Үзән полицейскийлары шикләнеп 19 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаган. Элек урлаулар өчен хөкемдә булган бу кешенең корбаны – йомшак характерлы балачак дусты.
-
3нче гимназия читтә яшәүче татарларыбызны да барлады
2013 елдан алып Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе, ә 2017 елда республиканың иң яхшы 20 мәктәбе рейтингына кергән шәһәребезнең 3нче гимназиясендә төрле милләт балалары укый.
-
Фатир өлешенең милек хуҗалары анда башкаларны терки аламы?
– Әйе, ала. Өлешле милек ул – бүленгән һәм һәрбер өлешнең хуҗасы булган уртак мөлкәт.
-
Министр Яшел Үзәнне беренче бишлектә күрә
Медицина өлкәсе һәрвакыт игътибар үзәгендә. Чөнки ул безнең һәркайсыбызга да кагыла. Шуңа күрә халык сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар күбрәк гамәлгә ашырылса, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты да артачак.