Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр даруга табигый алмаш бар

Медиклар белдерүенчә, кешеләр медикаментларны кирәгеннән артык кабул итә. АКШта яшәүчеләр генә дә дарулар өчен елына 300 млрд доллар тота.

Әлбәттә, дарулар еш кына безнең гомерне саклап кала. Әмма аларның кайберләре авыруның билгеләрен генә бетерә. Бәлки, бавыр һәм ашказаны өчен зур киеренкелек тудырган дарулар өчен шулкадәр акча тотарга да кирәк түгелдер? Бәлки, аларны халык медицинасы белән алмаштырыргадыр?


1.Кан басымын төшерә торган препаратлар (Анаприлин, Лизиноприл)

ВОЗ статистикасы буенча, кан басымын төшерә торган дарулар күбесенчә табиб билгеләвеннән тыш кулланыла.  Әмма организм андый даруларга тиз  күнегә һәм алар кан әйләнеше системасына  файдага караганда  ашказанына күбрәк  зыян китерә. Аларга лаеклы алмаш табып буламы? Табиблар әйтүенчә, иң беренче чиратта ромашкалы чәй эчүгә күчәргә була. Ничәшәр йөз еллар дәвамында  ул гипертонияне җиңәргә ярдәм иткән. Гранат суын даими куллану да кан басымын төшерә. Медиклар  бу проблеманы  Коэнзим Q10 белән хәл итәргә була диләр. Чөнки ул кан тамырларын бик яхшы киңәйтә һәм басымын төшерә. Ә кайберәүләргә кан басымын нормага салу өчен  туклану рационын үзгәртү дә җитә.


2.Авыртуны баса торган препаратлар (Анальгин, Парацетомол)

Табиблар авыртуны баса торган  миллионлаган рецепт яза, әмма бу препаратлар сатуда тагын да күбрәк. Ә бит берәүнең дә башына килеп карамый: аларны даими кулланганда бавыр белән бөерләр таркала,  ашказаны проблемалары килеп чыга. Алай гына да түгел, күбесе гадәтләнүне китереп чыгара. Бу даруларны нәрсәләр белән алмаштырырга була соң? Баш авыртудан бөтнек, лаванда һәм базилик майлары  коткара. Бу май парларын берничә минут сулау да җитә.  Теш авыртуны шалфей суы яисә тозлы су белән чайкау басарга мөмкин. Буыннар авыртуын контраст душ яисә мануаль терапия сеанслары баса.


3.Холестеринны  киметә торган чаралар (Симвастатин, Аторвастатин)

Канында холестерин артып китүчеләрнең 70 проценты  табиблар кушуынча нистатиннар кабул итә. Алар бавырда аерым ферментлар эшләнүне тыеп,  холестеринны киметә. Боларга лаеклы алмаш бармы соң? Гадәти сарымсак  статиннарны алмаштыра ала икән бит. Андагы аллицин  холестерин төеннәрен юкка чыгара. Организмга кызыл коры шәраб та әйбәт тәэсир ясый. Ул  канны сыегайта һәм  «файдалы» холестеринны арттыра. Иң мөһиме шәрабның нормасы  көненә 150 граммнан артмаска тиеш. Ә галимнәрнең соңгы тикшеренүләре күрсәтүенчә, көненә бер кисәк әче шоколад холестерин препаратларыннан 10 тапкыр файдалырак.

Тагын күп кенә чирләрдән халык медицинасы ярдәмендә котылырга була. Бу турыда тулырак газетаның җомга санында (№22).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы ключ к здоровью здоровье народная медицина