Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иректә озак йөрмәгән

Яшел Үзән полицейскийлары шикләнеп 19 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаган. Элек урлаулар өчен хөкемдә булган бу кешенең корбаны – йомшак характерлы балачак дусты.

Ачыклауларга караганда, наркологта «алкоголизм» диагнозы белән исәптә торган бу егет  исерек хәлдә  төнге икедә танышының тулай торак бүлмәсенә барып кергән. Аны ул бер  сәбәпсез кыйнап,  7 мең сум акча таләп иткән.  Куркып калган 18 яшьлек егет таләп ителгәнне икенче көнне табарга сүз биргән. Әмма  зыян күрүченең әнисе  улына ясалган төнге һөҗүмне белгәннән соң,  полициягә гариза язган һәм җинаятьче акча алган вакытта тотылган.
Әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылып, былтыр гына ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан кайткан егет тагын кулга алынган.

Лилиана Славкина.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск полиция задержанный