Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3нче гимназия читтә яшәүче татарларыбызны да барлады

2013 елдан алып Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе, ә 2017 елда республиканың иң яхшы 20 мәктәбе рейтингына кергән шәһәребезнең 3нче гимназиясендә төрле милләт балалары укый.

Физика-математика юнәлешендә белем бирүче рус мәктәбендә инде өченче ел рәттән «Үз халкын данга күмгән татарлар» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
– Бүгенге көндә рус мәктәбендә зурлап шушындый чаралар уздыру ул –бренд. Киләчәктә әлеге конференцияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уздырылучы чаралар исемлегенә кертергә кирәк. Аннан финанслау да министрлык дәрәҗәсендә булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты профессор, КФУның Педагогика һәм психология институтының мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире Валерьян Габделхаков.
Конференция гимназиянең актлар залында ачылды. Кунакларның сәламләвен тыңлаганнан соң, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән иҗат кичәсе дә үтте. Гимназиядә эшләп килүче «Аралашу клубы» кысаларында ел да бу чарада күренекле якташлар белән очрашу уза. Быел да укучылар сәнгатьле итеп, тәмләп шагыйрәнең шигырьләрен сөйләде, аңа кызыксындырган сорауларын  бирде.
– Иң бәхетле елларым Яшел Үзәндә узды, бүген дә мин сездә еш кунак булам. Фаилнең туганнары, якташлары якын итә, зур рәхмәт, – диде Эльмира Шәрифуллина, һәрбарчабызга ихтирамын белдереп. Узган юбилее белән котлап, гимназия директоры Марина Ильина чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Укучылар 5 секциягә бүленеп эшләде. Быелгы конференция шуның белән дә үзенчәлекле: чит төбәкләрдән дә укучылар катнашты.

Тулырак материалны газетаның җомга саныннан укый аласыз (№22).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 3 гимназия города Зеленодольск

2
X