Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Зарарлы производствода эшләүчеләргә нинди компенсацияләр каралган?

– Закончалык зарарлылык дәрәҗәсе буенча хезмәт шартларын дүрт класска бүлә: уңайлы, ярарлык, зарарлы һәм куркыныч.

Әгәр дә хезмәткәрләрнең зарарлы яки куркыныч шартларда  эшләргә мәҗбүр булулары ачыкланса, аларга төрле компенсацияләр тиеш.
РФнең «Хезмәт шартларының махсус билгесе турында»гы законы буенча, бу – зарарлы һәм куркыныч производство факторларының нормадан артуын аңлата. Зарарлы шартлар классы (3 класс) түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• 1 дәрәҗәдәге зарарлы хезмәт шартлары (3.1) – зарарлы яки куркыныч факторлардан соң организм киләсе сменага кадәр тернәкләнергә өлгерми, сәламәтлеккә зыян килү ихтималы зур;
• 2 дәрәҗәдәге зарарлы хезмәт шартлары (3.2) – мондый шартлар һөнәри авыруларның башлангыч формалары яки җиңелчә катлаулыктагыларының үсүенә китерергә мөмкин (һөнәри эшкә яраклылык югалмый);
• 3 дәрәҗәдәге зарарлы хезмәт шартлары (3.3) – мондый шартлар һөнәри авыруларның башлангыч формалары яки җиңелчә катлаулыктагыларының үсүенә китерергә мөмкин (һөнәри эшкә яраклылык югала);
• 4 дәрәҗәдәге зарарлы хезмәт шартлары (3.4) – производствоның зарарлы һәм куркыныч факторлары авыр формадагы һөнәри авыруларның килеп чыгуына һәм үсүенә китерергә сәләтле (гомумән эшкә яраксызлыкка китерә).
Куркыныч хезмәт шартлары (4 класс) кешенең имин тормышына яный һәм аның нәтиҗәсендә кискен һөнәри авырулар барлыкка килү мөмкинлеге гаять зур. Хезмәт кодексы нигезендә, зарар дәрәҗәсенә карап, хезмәткәрләрнең окладларына өстәмә түләү, өстәмә отпуск һәм шулай ук, кыскартылган эш сәгате булырга тиеш. Зарарлы һәм куркыныч шартларда хезмәт итүчеләргә окладларына 4 проценттан да аз булмаган күләмдә өстәмә түләнә. 2, 3 һәм 4 дәрәҗәдәге зарарлы яки куркыныч шартларда эшләүчеләргә ел саен бирелә торган отпускка 7 көн ял өстәлә.
3 һәм 4 дәрәҗәдәге яки куркыныч хезмәт шартлары ачыкланган предприятиеләрдә атнасына 36 сәгать һәм көненә 8 сәгатьтән дә артык булмаган кыскартылган эш вакыты билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цех завод вредное производство компенсация

2
X