Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр Яшел Үзәнне беренче бишлектә күрә

Медицина өлкәсе һәрвакыт игътибар үзәгендә. Чөнки ул безнең һәркайсыбызга да кагыла. Шуңа күрә халык сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар күбрәк гамәлгә ашырылса, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты да артачак.

Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре ел саен үз эшләренә йомгак ясый. Бу аларга ирешелгәннәрне барларга, проблемаларны уртага салып хәл итәргә, киләчәккә планнар корырга ярдәм итә. Быелгы йомгаклау утырышында яңа гына билгеләнгән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты.  
– Район халкы 500 кешегә артты, туучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 355 балага кимрәк туса да, – дип сөйләде үзенең чыгышында  Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов. – Туучыларның кимүе якындагы елларда фертиль яшьтәге хатын-кызлар кимүгә бәйле. Шуңа күрә бу дәүләт һәм региональ власть ягыннан да аерым игътибар таләп итә.
Үлем-китемнәр структурасында кан әйләнеше системасы авырулары  алда бара (2017 елда – 51,5%, 2016 елда –56,5%). Районда аналар үлеме очраклары теркәлмәгән. Әмма узган елда үз-үзләренә кул салучылар һәм ВИЧ-инфекциядән үлүчеләр саны арткан.
– Суицидлар статистикасы оптимизм тудырмый, – дип сөйли баш табиб. – Аларны эчкечелек, депрессия, ялгызлык һәм башкалар китереп чыгара. Шуңа күрә быел безгә психиатрия һәм инфекцион хезмәткә аерым игътибар бирергә туры киләчәк. Суицидлар профилактикасы буенча программа эшләргә тәкъдим итәм, аеруча балалар һәм яшүсмерләр белән эшләргә кирәк.
2016 елда безнең районда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» һәм «Дустанә поликлиника – республика стандарты» пилот проектлары гамәлгә ашырыла башлагач, поликлиникалардагы барьерлар бетерелгән. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен. Быел шәһәрнең тагын өч поликлиникасында үзгәртеп корулар булачак. Моның өчен республика программасы буенча 83,2 млн  сум акча бүлеп бирелгән.
– Васильево һәм бу зонадагы авылларга аерым тукталам, – диде Илгиз Һидиятов коллегиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Яңа микрорайоннар төзелүгә бәйле рәвештә  халык саны арта.  Җәйге чорда – дачниклар. Васильево район дәваханәсенә киеренкелек нык арта. Нәтиҗәдә без халык ягыннан канәгатьсезлек табабыз. «Радужный» микрорайонында яңа поликлиника төзү турында республика президентына да мөрәҗәгать иттек.

Тулы язма газетаның җомга санында (№22).

Илсөя Завилейская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск медицина министр здравоохранения