Ак яулыгы – йөз аклыгы
Иренең үле хәбәрен килеп әйткәндә сабыйлары белән мәш килеп йөри торган вакыты була аның. Өч балалары берсеннән берсе кечкенә бит – Илдусына – 5, Нуранияләренә – 4, Розалиягә 2 яшь ярым гына. Шушы көннәрдә генә, яңа йорт салу өчен, бүрәнәләр, такталар да кайтарттылар! Рәхәтләнеп яшә генә... Юк шул, тыныч яшәргә язмаган икән Нурһадәгә...
Ниләр генә күрмәде дә, ниләр генә ишетмәде тол хатын. Кайвакыт заводтан эштән кайткан халык, өч баласын кочаклап калган хатынны карарга сала башлаган йортлары янында юри туктап тора торган була, янәсе, берүзе бу йортны ничек сала инде, кем ирләре булыша?!
– Ә булышучылар барысы да туганнарым иде, Аллаһка шөкер, зур гаиләдә үстем. Ирем Серго исемендәге заводның 4нче цехында эшләгән иде. Начальнигы аның үлемен бик авыр кичерде, эштән кайтканда машина астында калып үлде бит Фәйзелкәрим. Менә шул җитәкче балаларымны кочып-кочып елады инде, бик кызганды. Йорт салырга булышырга сүз биргән иде, Казанга алдылар. Шулай да, башкалага киткәнче, булышты әле. Дөньяда андый яхшы кешеләр сирәк шул, – ди Нурһадә апа.
90га җитәм, бер рәхәт күрмәдем, дип зарланып алса да, мин аның бүгенге көнен бәхетле картлык дип атар идем. Зур иркен, үз көче белән салган йортта берүзе, үз акылында (зиһене шаккатырлык!) мул тормышта яшәп ята ул. Балалары – Илдусы белән Нураниясе, оныклары хәлен белешергә, ярдәмләшергә килмәгән көннәре юк. Әниләре аларны сәгатьләп көтсә дә, үз эшен үзе башкара. Мин килгәндә дә керләрен үзе юып куйган иде.
Ахыры газетаның җомга санында (№22).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев