Киләсе елда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада хәрәкәтләнү составны яңарту планлаштырыла.
Татарстан, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча, 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.