Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ковидтан соң ни өчен чәч коела?

Бу берничә сәбәп нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Кичерелгән грипптан, ОРЗдан, бигрәк тә югары температурадан соң чәч коелу – гадәти күренеш. Чәчләр интоксикациягә һәм витаминнарның җитмәвенә шулай җавап бирә. Гадәттә, чәч коелу авырудан соң 2-3 ай узгач башлана. Ул вакытка кешеләр бу симптомны ОРВИ белән бәйләми дә, ә сезонлы коелу дип уйлый.

Вирусларга каршы, антибиотиклар, интерфероннар, иммуномодуляторлар кебек препаратларны кабул итү, шулай ук, чәч югалтуга китерә. Бу хәтта даруларның инструкциясендәге кире эффектларда да язылган.
Коронавирус белән инфекцияләнү, бигрәк тә бөтен гаилә авырганда, зур стресс белән бәйле. Ә ул төкләр коелуга тагын бер котырту факторы булып тора.

Ковидның башка органнарга һәм системага йогынты ясап катлаулануы, чәч (төк) фолликулларының юкка чыгуына китерә:

  • сулыш алу авырлашу, түбән сатурация, кислород җитмәү;
  • калкансыман бизнең эше бозылу, аның гормоннарын эшләүне киметүе;
  • антибиотиклар куллану аркасында эчәклекнең микрофлорасын бозу туклыклы матдәләрнең һәм витаминнарның начар үзләштерелүенә китерә;
  • вируслар сәламәтлек, иммунитет һәм чәч үсеше өчен бик мөһим булган Д витаминына рецепторларны баса.

Хәтта җиңел һәм симп томсыз агым вакытында да вирус күзгә күренми генә организмда йон фолликулларның туклануын боза торган үзгәрешләргә китерә.
Фолликул чәчен югалт каннан соң, озак буш тормый, тиздән яңасы үсә башлый. Сез кыска гына чәч үсентеләрен күрерсез, димәк, тиздән барысы да тернәкләнәчәк.

Әгәр дә авыру сәбәпле фолликулалар озак вакыт «йокы» фазасында кала икән, чәчнең куелыгы югала дигән сүз, бу этапта стимуляция кирәк. Вакыт сузарга һәм могҗизага ышанырга ярамый. Озакка сузылган «йокы»дан соң, фолликулалар тоташтыручы тукыма белән каплана һәм алардан инде беркайчан да яңа чәч үсеп чыкмаячак.

Дәвалауны диагностикалау һәм билгеләү өчен, трихологка вакытында мөрәҗәгать итегез, югыйсә элекке куе чәчегезне кайтарып булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X