Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәрхәмәтле бул, яхшылык кыл

Яшел Үзән районының Өтәшкә авылында шәхси приют бар. Аны үз акчаларына һәм битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән тоталар.

Приютта 85 мәче һәм 25 эт. Аларның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә 14 нче лицейның укучылары, педагоглар һәм ата-аналары игътибар итте. Алар хайваннарга азык, подгузниклар, пеленкалар һәм дарулар җыйган.

Хәйрия ярдәме бу көннәрдә "Кот и пес" приютына да күрсәтелде.
“Бердәм Россия” партиясе Яшьләр гвардиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе активистлары этләр һәм мәчеләр өчен азык алып килделәр, шулай ук, приютның дүрт аяклы яшәүчеләре белән уйнадылар.



- Мин һәрвакыт хайваннарга яратып карыйм һәм өйләре булмаганнарга ярдәм итәргә тырышам. Нәкъ менә шуңа күрә без даими рәвештә "Кот и пес" приютына йөрибез, - дип уртаклашты яшьләр гвардиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Вәлиев.

Ташланган хайваннарга ярдәм итү өчен, зоояклаучы булу мәҗбүри түгел, бары тик яхшы күңелле кеше генә булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев