Яшел Үзән

Васильево бистәсендә банк бүлеген талауда шикләнелүче тоткарланган

2 декабрьдә Васильево бистәсендәге банк бүлегенә талау һөҗүмен кылуда шикләнеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча җинаять эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Волжск кешесе ачыкланган һәм тоткарланган

Исегезгә төшерәбез, 16 ноябрьдә билгесез кеше Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында банк бүлегенә талау һөҗүме кылды. Явыз ниятле адәм, физик көч куллану һәм пистолетка охшаган әйбер белән янап, ачыктан-ачык 110 мең сум тирәсе урлый.

Әлеге факт буенча, РФ Җинаять кодексының 162 маддәсе 2 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять билгеләре нигезендә, җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: