Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Декабрь - могҗизалар ае!

Менә без дә сезгә 2021 елның I яртыеллыгында “Яшел Үзән” район газетасына ташламалы язылу бүләк итәргә булдык.

2020 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр язылу почта бүлекчәләре аша 102 сумга диярлек арзанрак булачак - 690 сум 54 тиен. Альтернатив язылу да 30 сумга арзаная, бары тик декадада гына редакциядә безнең басмаларга 450 сумга язылырга мөмкин булачак.

Игътибар: без кышкы язылучыларны азрак баллап-майлап җибәрергә булдык әле. Һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалының "Яшел Үзән" газетасы яңа ел каникулларыннан соң редакциягә квитанцияләрен юллаучылар арасында триммер, көпчәкле сумка һәм аккумуляторлы отвертка уйната.

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен, теләсә нинди мөмкин булган ысул белән, 2021 елның I яртыеллыгында "Яшел Үзән"гә язылырга кирәк. Уенда 6 айга язылучылар гына катнаша ала.

Газетага язылуны почтада, редакциядә, йә Интернет аша (шул исәптән ТР дәүләт хезмәте порталында яки Россия почтасы сайтында) рәсмиләштерелергә мөмкин.

Квитанцияне яки күчермәсен, интернет аша язылу өчен түләү фактын түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 422540, ТР, Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 23а йорты. Яки, контакт телефонын һәм язылучы исемен күрсәтеп, yashel_uzen@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Акция сроклары: 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 12 февраленә кадәр.
Реклама
16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев