Печән өсте. Уйланулар...
Июнь ахыры. Көннәрнең иң озын вакыты булуга карамастан, эшнең бетәсе, төгәлләнәсе юк чак.
Печән өсте. Кояш кыздыра, чапкан печәнне көнендә үк җыярлык, тизрәк шүшиләгә кертәсе иде. Кибеп җитмәгәне калай түбә астында үзеннән-үзе көйрәп китә, иртәгәгә калдырсаң печәнлеге калмый, ваклана.