Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПЕДАГОГЛАР ЯКЛАУГА МОХТАҖ

Татарстанда Мәктәп кагыйдәләре җыентыгын формалаштыру буенча эш бара. Ул уку процессында катнашучы һәркемнең: укытучылар, ата-аналар һәм укучыларның хокукларын һәм бурычларын билгеләячәк. 

Укытучыларның эшләрендә килеп туучы актуаль мәсьәләләр, кыенлыклар буенча фикер алышу һәм педагоглар белән бергәләшеп, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең хокукларын яклауга кагылышлы әһәмиятле проб­лемаларны чишү проектларын эшкәртү максатыннан, «Бала-Сити» гомумбелем бирү оешмасы җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү кандидаты  Альбина Насырова Яшел Үзәндә очрашу үткәрде.
– Замана педагог­лар берләшмәсенең иң актуаль проблемаларның берсе булып укытучының һәм балалар бакчасы тәрбиячесенең якланмавы тора. Педагог бүгенге көндә бөтен яктан: мәктәп администрациясе, ата- аналар, хокук сакчылары органнары  басымы астында. Берәр хәл чыга калса, үзен яклау өчен укытучының кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге мәсьәләсе ачык кала бирә, – дип ассызыклады ул. – Үзем дә педагог буларак, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең мәнфәгатьләрен, хокукларын  яклау, аларның һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, эшкә чын күңелдән рәхәтләнеп йөрүләре һәм анда үзләрен комфортлы хис итүләре  өчен мин. Шулай булганда гына балалар да, әти-әниләр дә канәгать калачак һәм бик күп конфликтлар юкка чыгачак.   
 

Дәвамы газетада (№46)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X