Олы Шырдан авылында Сөләйман Галиулла улының 85 яшьлек күркәм юбилее билгеләп үтелде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында Сөләйман Галиулла улының 85 яшьлек күркәм юбилее билгеләп үтелде

Шушы матур гомер бәйрәме уңаеннан җирле үзидарә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярны тәбрикләргә килде. Сөләйман абыйга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озын, тигез һәм бәхетле гомер кичерүен теләдек.

Безне якты йөз, киң күңел белән каршы алган, мул табыннар әзерләгән хуҗабикәләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Өегезгә һәрчак шундый бәрәкәт, җылылык һәм шатлык тулып торсын!

Юбилей бәйрәменә авылыбыз горурлыгы, язучы Ирек Сафин да чакырулы иде. Ул Сөләйман абыйга багышлап язган шигырьләрен укып, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Ә Рәдиф Шакиров үзенең моңлы җырлары белән юбилярны котлады.

85 яшь — ул гомер юлына тупланган тәҗрибә, акыл, сабырлык һәм матур хатирәләр. Сөләйман абыйга киләчәктә дә исәнлек-саулык, гаилә җылысы, якыннарының игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен телибез!


Нет комментариев