Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Норлат авылының Ярминкә мәйданында күңелле чара узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Норлат авылының Ярминкә мәйданында күңелле чара узды

Көзнең матур көннәре артта калып, салкын җилләр иссә дә, биредә яңгыраган җырлар күңелләргә җылылык өстәде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Әлфирә Газизова, Күгәй авылының яшь сандугачы Нурия Гыйләҗева һәм махсус кунак — Мулла Иле кызы Гөлнара Фәтхуллина үзләренең моңлы чыгышлары белән тамашачыларның күңелен күтәрде. Җил дә, салкын да аларга киртә түгел — чын җырчыларга һава торышы киртә була алмый!

Бәйрәмнең Ярминкә мәйданында узуы да аеруча символик. Биредә татар, рус, чуваш, үзбәк, таҗик, әрмән һәм башка милләт вәкилләре бергә хезмәт куя, аралаша, бер-берсен аңлый. Ә җыр-моң барыбызны да берләштерә! Бердәмлектә — көч, дуслыкта — матурлык! Тату яшик, бер-беребезне хөрмәт итик!

Розалия Ибраһимова


Нет комментариев