Әйшәнең Мәктәп урамындагы 99нчы йортта янгын чыккан
Яшәеш

Әйшәнең Мәктәп урамындагы 99нчы йортта янгын чыккан

26 октябрь – 1 ноябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 14 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 7се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.

«Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыятенең Абрикосовая урамындагы 68нче дача йортында янгын, фаразлауларга караганда, электр җиһазыннан чыккан. Нәтиҗәдә, 68нче өйнең – 30, 67нче өйнең фронтон сайдингының – 2 квадрат метрына, 66нчы өйнең ике стеклопакетына зыян килгән.

Әйшәнең Мәктәп урамындагы 99нчы йортта янгынның төтен торбасыннан чыккан булуы ихтимал. 3 квадрат метр мәйданга зыян салынган.


Нет комментариев