Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

һәрнәрсәнең үз тәртибе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, законсыз төстә алкоголь продукциясен сату очрагын ачыклаган. Каты эчемлекләр РФ законы нигезендә каралган тиешле лицензиясез, документсыз, маркировкасыз гына сатылган.

Законсыз сатуны Яшел Үзәннең бер эшмәкәре оештырган. Ул үз кибетендә, алкоголь продукциясенең бер өлешенә Белоруссия һәм Казахстан маркасын ябыштырып, ачыктан-ачык саткан.
Россия Федерациясенең гамәлдәге законы нигезендә лицензиядән, аны легаль рәвештә сатарга ярауны раслаган документтан тыш һәм тиешле тәртиптә тамга сугылмаган алкоголь продукциясе әйләнеше  тыела. Андый продукция легаль булмаган дип санала һәм РФ законына ярашлы рәвештә, вәкаләт бирүче органнар һәм урындагы кешеләр карары нигезендә, сатудан алына. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин аңлатуынча, тикшерү барышыннан соң продукция әйләнештән алынган, ә эшмәкәргә карата эш кузатылган, хәзергә административ тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев