Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылларда да җинаять кылынган

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 11е районда булган. 15 җинаять ачылган. 8е – «кайнар эздән».  1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 2 талау, 31 урлау,  2 мошенниклык булган.

  •  Район үзәк дәваханәсенә корсагына пычак кадалган 51 яшьлек хатын-кызны һәм шулай ук пычак җәрәхәтле, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган  30 яшьлек хатын-кызны китергәннәр. Пычакны аларга  Яшел Үзәндә яшәүче элек хөкемдә булган 46 яшьлек ир-ат кадаган. 

 «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыятендә дә канлы аңлашу вакыйгасы булган. Волжс­кида яшәүче 32 яшьлек ир 31 яшьлек хатын-кызны каты кыйнаган. Башы җәрәхәтләнгән, маңгай сөяге сынган хатынны дәваханәгә китергәннәр.
 Комаров урамындагы  кибеттән ислемайлар урлаганнар. Моның буенча  Яшел Үзәндә яшәүче элек хөкемдә булган 30 һәм шулай ук, элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир-атлар  шик астына алынган. 

  •  Карамалы Таудагы үрдәк фермасыннан, элек хөкемдә булган 26 яшьлек ир өч үрдәк урлап чыккан.

 Күгештәге «Вахитов» хуҗалыгыннан 5 баш бозау урлаганнар. Каракларны эзлиләр. 

  •  61 яшьлек пенсионер хатын-кызга билгесез зат телефоннан шалтыратып үзен банк хезмәткәре дип атап,  аның картасыннан 37 мең сум акчасын алган.

 Ә Яшел Үзәндә яшәүче 52 яшьлек хатын-кызның  банк картасыннан билгесез зат 18 мең сум акчасын үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев