Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бело-Безводный һәм 5 миллион сум

Китапханәләр системасына яңа сулыш өрергә сәләтле модельле китапханәләр турында күпләрегез ишетеп беләдер. «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру максатыннан муниципаль модельле китапханәләр булдыру өчен уздырылган федераль бәйгедә Бело-Безводный китапханәсе җиңүчеләр рәтендә.

Агымдагы елда әлеге учреждение модельле китапханә булдыру өчен 5 миллион сум алачак. 
– Конкурска гаризаны 2019 елның март аенда биргән идек, – дип сөйли ЯҮМРның үзәк китапханәләр системасы директоры Константин Исаев. –Чынлап торып әйткәндә җиңүгә өметләнмәдек, шуңа да шатлыгыбыз бик зур булды. Модельле китапханәләр аша халыкка, район хакимиятләренә китапханәнең элеккеге түгел, ә киләчәккә адым булуын күрсәтәсе килә. Бело-Безводныйга бөтен районнан килеп, яңа технология белән танышырлар, яңа китаплар укырлар дип ышанам.
Яңа модельле китапханә барлыкка килгәннән соң, үзәк китапханә сис­темасы хезмәткәрләре китап укучылар өч тап­кыр­га артыр дип өметләнә. 2018 елда укучылар саны 320 булса, 2020 елга 900 булыр дигән фараз бар. 
Нәкъ менә шушы китапханәгә һәм Яшел Үзән музыка театрына «Мәдәният» милли проекты кураторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Казакова килде. Аны законның гамәлдә кулланышы кызыксындырды. Үзенең сәфәрен ТР мәдәният министры ирада Әюпова белән Музыка театрыннан башлады. 
– Минем төп максатым Татарстан республикасында «Бердәм Россия» партиясенең «Яшьләр мәдәнияте» милли проектының гамәлгә ашырылуын карау тора. Беренче пункт булып Яшел Үзән райо­нында Музыка театры булды. Шәһәр хакимиятенең, театр җитәкчелегенең, актерларның һәм барлык техник персоналның проектның мөһимлеген аңлавыннан һәм РФнән алынган һәр сумга саклык белән каравыннан канәгать калдым. 
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең 2017 елда «Кече шәһәрләр театры» проекты оешканның беренче көненнән алып, Музыка театры аның катнашучысы булып тора.

Илсөя Завилейская  фотосы

Ахыры газетада (№46)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев