Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Приватизацияләнеп бетмәгән милек мирас була аламы?

 – Шәхси милек итеп рәсмиләштермәгән мөлкәтне мирас итеп алып буламы? Хуҗасы приватизацияләү өчен гариза һәм кирәкле документларны тапшырган, әмма фатирны шәхси милеккә күчерү турындагы килешүгә кул куйганчы, үлеп китте.

– Әгәр дә гражданин приватизацияләү турында гариза һәм кирәкле документларны тапшырган, әмма фатирны шәхси милек итеп килешүне рәсмиләштергәнче  яки шәхси милеккә хокукны дәүләт теркәлүе узганчы үлеп киткән икән, әлеге торакны мирас итеп калдырылган мөлкәт исемлегенә кертү буенча каршылыклар килеп туган очракта түбәндәгеләрне күз уңында тотарга кирәк: сез әйтеп узган хәл варисчының таләбен үтәмәскә нигез була алмый. Чөнки мирас итеп калдыручы исән вакытында үзе яшәгән торакны приватизацияләргә теләгән һәм үзенең гаризасын кире алмаган. Ә документларны барлык кагыйдәләр буенча рәсмиләштереп бетерү, ул үзгәртә алмаган сәбәпләр аркасында тукталган. Димәк, фатирны мирас итеп алырга мөмкинлек бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев