Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңнәре коры булсын

Яшел Үзән гарнизоны автопаркына  POZIS компаниясе ярдәмендә ике янгын автоцистернасы кайтарылды. Янгын сүндерү машиналарының ачкычларын тапшыру тантанасы «Серго исемендәге завод» Җитештерү берләшмәсе» АҖне саклаучы 34нче янгын-коткару часте янында булды.

Бу чарада предприя­тие, янгын-коткару гарнизоны җитәкчеләре һәм 34нче частьнең шәхси составы катнашты. 
– Ростех Дәүләт корпорациясе җитәкчелеге белән бөтен сорауларны хәл итү буенча зур эш башкарылды, бүген бу техниканы гарнизонга тапшырабыз –диде «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, үзенең сәламләү сүзендә. – Янгын иминлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирелгән Оборона предприятиесендә эшләп, аның район өчен дә мөһим булуын яхшы аңлыйбыз.  Шуңа күрә бу техниканы бик теләп бирәбез. Автомобильләрнең яшел үзәнлеләргә зур файда китерүенә дә ышанабыз.
Предприятие  мондый бүләкне юкка гына ясамый. Былтыр 34нче часть өчен  тулы заманча комплектлы  янгын-техник җиһазлы ике автомобиль сатып алынган иде. Һәм менә тагын ике техника – «ЗИЛ-130» базасында АЦ-40 янгын автоцистерналары. 
ЗИЛларның берсе Мамадыш-Әкил авыл җирлегенең «Татар Танае» ДПОсына басачак. Шуны билгеләргә кирәк, Татар Танае  авылыннан җитди янгыннарны сүндерергә күрше авылларга да баралар.  Быел гына да «Татар Танае» ДПОсы  тревога буенча 17 тапкыр чыкты. POZIS компаниясеннән  бирелгән техника  чынлап та ирекле янгын сүндерүчеләргә кирәк. 
Автоцистерна ачкычларын Радик Хәсәнов Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга тапшыр­ды. 
– «Серго исемендәге завод»ка һәм 8нче отрядка рәхмәт, – диде җирлек башлыгы. – Безнең ДПОда булган иске техника үз ресурсын  тутырган һәм аларны алмаштырырга кирәк иде инде. Ә янгын машиналарыннан башка авылда мөмкин түгел. 
Икенче автомобильне хәзер яңа төзеләчәк муниципаль янгын сагына бирергә җыеналар. Аның ачкычын Радик Хәсәнов Яшел Үзән  янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллинга тапшырды. Рәхмәт йөзеннән,  гарнизон җитәкчесе  предприятиенең генераль директорына  «Россия янгын сагының 370 еллыгы» хөрмәтенә истәлек медален тапшыр­ды. 
Чарада катнашучылар бирелгән автомобильләр, һичшиксез,  утка каршы көрәштә булышыр һәм Яшел Үзән районы халкы иминлеген  тәэмин итү гаранты булыр дип ышана.  Шул ук вакытта  традицион теләк – «Коры җиңнәр!», бу машиналар  янгыннарга  кирәк кадәр сирәк чыксын. Тантананы истәлеккә гомуми фото белән  тәмамладылар. 

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев