2008 елда туган кыз төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
Бүген, 7 июльдә, 2.30 сәгатьтә Зөя утравындагы Яр буе урамы 34 нче йорт янында 21 яшьлек "Альфа" мопедын йөртүче фонарь баганасына бәрелгән. Ул елга вокзалы ягыннан утраудан чыгу юнәлешендә хәрәкәтләнгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мопед йөртүче урында вафат булган. Мопедның икенче пассажиры, 2008 елда туган кыз, төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Нет комментариев