Җәза граммлап үлчәнә
Яшел Үзәндә зур күләмдә наркотиклар белән тотылучыга хөкем карары чыгардылар.
Шәһәр прокуратурасы 47 яшьлек яшел үзәнлегә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 228нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган (наркотик матдәләрне сату максатыннан законсыз сатып алу һәм саклау) җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
Хөкем ителүченең агымдагы елның 4 февралендә Яшел Үзән шәһәрендәге торак йорт ишегалдындагы чүп-чар контейнеры янында 18,5 грамм наркотик матдә салынган төргәк табуы
ачык ланган. Аннан соң бу ир аны, аңлы рәвештә эш итеп, үзенә куллану өчен саклаган. Шул ук көнне, оператив-эзләү чарасы барышында ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд бу ирне гомуми режимдагы төзәтү колония сенә 2 ел 6 айга җибәрү буенча карар чыгарган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйләнү бик куркыныч гамәл. Һәр грамм өчен башың белән җавап бирергә туры килә. Никадәр генә яшерен эш итсәң дә, хокук сакчылары синең эзеңә барыбер төшәчәк. Узган атнада гына да менә шулай дүрт кеше тотылган. Наркотикларны яшерен урыннарда куеп калдыру да ярдәм итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев