ЮХИДИ 142 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
35ендә матди зыян китерелгән. Юл-транспорт фаҗигасендә 1 һәлак булучы теркәлгән. 5 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 8 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Йошкар-Ола – Зеленодол юлында «Хендай» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир-ат төнге уннар тирәсендә юлдан баручы җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә ир-атның гомере шул урында ук өзелгән. Һәлак булучының киемендә яктыртучы элементлар булмаган. Өстәвенә, аның шәхесе дә ачыкланмаган.
Шәһәрнең Беренче Май урамында инспекторлар шикләнеп, «Ниссан Х-Трайл» автомашинасын туктаткан. Йөртүчесе – 71 яшьлек ир-аттан аракы исе килеп тору сәбәпле, аңа алкотектор приборына өреп карарга тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев