Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә ир-ат бертуганын чәнечке белән кадап үтергән

1 февральдә Яшел Үзәндәге йортларның берсендә, корсагы җәрәхәтләнүдән үлү билгеләре булган 36 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

33 яшьлек шикләнелүче тоткарланган. Ул 24 гыйнварда абыйсы янында кунак булган. Ир-атлар спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Күпмедер вакыттан алар арасында ызгыш килеп чыккан, ул сугышуга кадәр җиткән. Җинаятьче вилканы эләктереп алган һәм аңа туганының корсагына берничә тапкыр чәнчегән.

 

«Аннары дуслашып, шикләнелүче өенә кайтып китә. Зыян күрүче медицина ярдәме сорап берничә көннән соң да мөрәҗәгать итмәгән һәм яралардан, үлгән», - дип хәбәр итәләр ТР буенча Тикшерү идарәсендә.



Җинаять кылуга катнашы барлыгын шикләнелүче таный. Тиздән аны сак астына алачаклар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев