Яшел Үзәндә экстремаль сикерүләрне оештыручыга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә шикләнелә (РФ ҖКның 238нче маддәсенең 1нче өлеше).
Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче Яшел Үзәндә альпинист бауларында 46 метрлы сәнәгать торбасыннан сикерүләрне оештырган. Экстремаль сикерүләр социаль челтәрләрнең берсе «Роупджампинг» төркемендә рекламаланган. Шул ук вакытта «аттракцион»ның куркынычсызлыгы расланмаган.
Прокуратура таләбе буенча объектка чит затларның керү мөмкинлеге чикләнгән.
Нет комментариев