Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде
ЮХИДИ

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде

Тикшерү барышында юл-патруль хезмәте инспекторлары 6 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган: исерек хәлдә - 1, куркынычсызлык каешларын кулланмау - 2, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү - 1, иминиятләштермәгән транспорт чарасын йөртү - 2.

Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән яки алкогольлеэчемлек кулланган затка автомобилен йөртергә биргән өчен РФ КоАП 12.8нче маддәсе буенча, 1,5-2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф каралуын искә төшерә.


Нет комментариев