Бүген 9.30 сәгать тирәсендә "112" хезмәтенә, Иделдә, Ременников култыгы тирәсендә, тормыш билгеләре булмаган ир-ат гәүдәсе табылуы турында шалтыраталар.
Урынга кичекмәстән ЮХИДИ, ОСВОД һәм полициянең Яшел Үзән бүлекчәсе хезмәткәрләре чыга.
Мәетне судан чыгарып, ярга озаталар.
Һәлак булучының шәхесе билгеләнә.
Нет комментариев