Яшел Үзән районында бата башлаган көймә пассажирларын коткардылар
19 июль кичендә "112" хезмәтенә кече судно пассажирларыннан шалтырату килеп ирешә, алар Яшел Үзән тимер юл күпере районында һәлакәткә дучар булуын хәбәр итә.
Урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИнең Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре һәм ОСВОД хезмәткәре кичекмәстән килә. Яшел Үзәннән ир белән хатын Идел елгасына балык тотарга дип чыккан булган. Кинәт һава торышы бозылып, дулкыннар 1,3-1,5 метр биеклеккә күтәрелеп, көймәгә керә башлый. Вакытында килеп җиткән коткаручылар суны суырып, көймәне "Парус" көймә станциясенә чыгарып куярга ярдәм итә.
Чыганак @ osvodzmr
#НароднаягазеВасильево #Татарстан#зеленодольскийрайон#Васильево
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев