Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре наркотиклар сатучыны тоткан
Оператив мәгълүматны тикшерү нәтиҗәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре 45 яшьлек ир-атның яшәү урынында 40,16 гр марихуана һәм 8 куак наркотиклы киндер табып алынган.
Шулай ук әлеге гражданның дача участогында 2 төп киндер булган.
Наркотик матдәләре булган үсемлекләрне законсыз үстергән өчен яшел үзәнле РФ КоАП 10.5.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Җәмәгать судьясы карары белән аңа 2000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегендә РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше нигезендә "Наркотик чараларын законсыз саклау" буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев