Васильевода 17 яшьлек яшүсмер йөртүендәге мотоциклны бәрдергәннәр
28 апрель – 4 май көннәрендә 136 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
31ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта кеше имгәнгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Васильевоның Лагерная урамында «Ниссан Кашкай» автомобилен йөртүче 69 яшьлек ир, юл йөрү кагыйдәсен бозып, 17 яшьлек яшүсмер йөртүендәге дәүләт номерсыз мотоциклны (эндуро) бәрдергән. Нәтиҗәдә, кулбаш сөяге сынган эндуро йөртүчене Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев