Васильево күлендә Казан кешесе батып үлгән
ЮХИДИ

Васильево күлендә Казан кешесе батып үлгән

Кичә, 12 июльдә, 16:42 сәгатьтә, Глонасс системасы буенча Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә, Чайка утравы тирәсендә 1976 елгы ир-атның батып үлүе ихтимал, дигән хәбәр килә. Ул Казан шәһәрендә яши.

Вакыйга урынына Яшел Үзән инспектор бүлегенең “ГИМС үзәге”, 2 нче номерлы ЗПСО һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җибәрелә.

20 сәгать 44 минутта водолазлар ир-атның гәүдәсен судан чыгара. Әлеге факт буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү уздырыла. Үлем сәбәбе билгеләнә.


Нет комментариев