Васильево бистәсендә аек булмаган хатын-кыз юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган
19 апрель көнне 17.30 сәгатьтә Космонавтлар урамында «ВАЗ» 21124 автомобиле белән идарә итүче 2002 елгы автоледи (Ленин урамы ягыннан Гайдар урамына таба хәрәкәт итеп) юл бирмәгән һәм каршы юнәлештә хәрәкәт иткән скутер белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында автоледи исерек хәлдә булган (0,579 мг/л).
Хатын-кызның машина йөртү стажы 2 елдан артык, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен ул ике тапкыр җәлеп ителгән.
Машина йөртүчесенә карата РФ КоАП 12.8нче маддәсе буенча административ материал төзелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1964 елгы скутер йөртүчесе, уң кул чугының сөяге сынган килеш, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев