Үзләре сайлаган җәза: яшел үзәнлеләр автомобильләрен йөртүгә хокукларыннан мәхрүм ителгән
Юллар хаталарны кичерми дип, ничә тапкыр кисәтсәң дә, бу хакта онытучылар һәрдаим очрап тора.
Исерек килеш руль артына утырып чыгучыларны гына алыйк, мәсәлән.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторларының чираттагы тикшерүе барышында А.А.Лаврентьев һәм Д.А.Варламова йөртүендәге транспорт чаралары шикләнеп туктатыла. Нәтиҗәдә, бу автомобильчеләргә карата, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзергә туры килә. Аннан соң эшләре җәмәгать судына җибәрелә. Суд карары буенча Лаврентьев 1 ел 7 ай дәвамында, ә авто-леди 1 ел 6 ай автомобильләрен йөртүгә хокукларыннан мәхрүм ителгән. Закон буенча хокук бозучының һәркайсы 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә тиеш.
Россия законнарына буйсынмау менә шундый кызганыч нәтиҗәләргә китерә. Җәяү йөрүне оныткан автомобильчеләр өчен бу чын катастрофага тиң. Нишлисең, үзләре сайлаган җәза бу.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев