Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үзләре гаепле, беркем дә аларның авызына аракы салып юлга чыгарып җибәрмәгәндер

«Сак йөрегез, сак йөрегез!» – дип кабатлап торулар стенага борчак аткан кебек кенә кайвакыт.

Кызганычка, алкогольле эчемлек кулланганнан соң транспорт чаралары руле артына утырып чыгучылар һәрдаим очрап тора.

Моны автоинспекторларның планлы тикшерүләре ачык күрсәтә. Эчеп йөрүчеләр үзләреннән бигрәк, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра, фаҗигаләр чыгара. Ныклап уйлап карасаң, ЮХИДИ рейдлары безнең тормышны куркынычсыз итүдә зур роль уйный.

Соңгы тикшерүләр барышында И.В.Салихов һәм В.В.Маслов йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Әлбәттә инде, автоинспекторлар шикләнмәсә, аларны туктатып та тормас иде. Май чиләге тышыннан ук күренеп торган кебек, салмышларның йөртүеннән үк аңларга була. Монысы инде ЮХИДИ хезмәткәрләренең профессиональ осталыгы нәтиҗәсе. Әлеге йөртүчеләргә карата, тикшерүләр уздырылганнан соң, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелә.

Судта чыгарылган карарлар буенча, Салихов йөртү хокукыннан – 1 ел 8 айга, Маслов 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән. Икесе дә 30мең сум күләмендә штраф та түләргә тиеш. Җәза үтәү җиңел булмас. Үзләре гаепле, беркем дә аларның авызына аракы салып юлга чыгарып җибәрмәгәндер. Сабак алыйк, алар кылган кебек гамәлләрдән ерак торыйк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Фото: alkotraz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев