Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үзебезгә үзебез чокыр казымасак иде

Автоинспекторларның юлларда алкогольле эчемлек кулланганнан соң транспорт чарасы руле артына утырып чыгучыларны тикшерүләре даими уздырылуына карамастан, очрак­лар теркәлеп тора. Әле ярый тикшерәләр, алайса кемнәр белән ниләр генә булып бетмәс иде.

Соңгы рейд барышында автомобильчеләр С.А.Мурахтанов һәм Е.А.Гришин туктатыла. Исерек булулары гади күз белән дә күренеп тора. Әмма аларның үз гаеп­ләрен генә таныйсылары килми. Әлбәттә, тикшерүләр уздырылмыйча торып, беркетмәләр төзелми. Андыйларны йә махсус прибор белән турыдан-туры автоинспекторлар автомобилендә тикшерә, йә булмаса, шикләнелүче медицина учреждениесенә җибәрелә. Әгәр дә тикшерүләрдән баш тарт­салар, алар барыбер җавап бирәчәк. Шулай булгач, каршы килүдән ни файда?
Әлеге тотылучылар белән дә шулай була. Беркетмәләр төзелгәч, эшләрен җәмәгать судына җибәрәләр.
Судьялар карары буенча бу салмышларның икесе дә 1 ел 6 ай автомобильләренә утырып йөри алмаячак. 30 мең сум штраф түләү турында әйтеп тә торасы түгел. Шулай итеп, эчкечелекнең нинди зур зыян салуы турында язарга гына кала. Үзебезгә үзебез чокыр казу кебек бу. Сак булыгыз, юлларга эчеп чыкмагыз. Яшел елан барыбер үз эшен эшлиячәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев