Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанның тагын өч кешесе вакцинация турында ялган сертификатлар сатканда тотылган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре коронавирустан вакциналаштыру турында ялган сертификатлар ясатып, ришвәт алуда арадашчылык очракларын ачыклаган.

Шикләнелүчеләр сертификат алу өчен ришвәт тапшыруда арадашчылар булып чыккан, акчаны алар хастаханәләрнең берсендә шәфкать туташына тапшырган, ул, үз чиратында, элеккеге хезмәткәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Өч ялган сертификат өчен 37 500 сум акча бирелгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 6 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Моннан тыш, ялган документлар ясаганы һәм бу эштә ярдәм күрсәткәне өчен маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүчеләрнең икесе – чыгып китмәү турында подписка астында, тагын берсе - билгеле бер гамәлләрне чикләү астында. Калганнарга әлегә чик кую чарасын сайламаганнар. Эшне тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев