Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстаннан җиде яшьлек малай мунчада ис тиеп агуланган һәм үлгән

Аңсыз килеш баланы әти-әниләре 15 минуттан соң гына тапкан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига узган ял көннәрендә республиканың Спас районы Танкеевка авылында була. Әнисе әйткәнчә, ул көнне утын белән ягыла торган мунча мичен берничә тапкыр ягып торалар. Кечкенә малай ялгызы юынырга чыгып киткән. Әмма әти-әниләр баланы аңсыз килеш 15 минуттан соң ук табып ала.

Малайның мунчада ис тиеп, аңын югалтуы күздә тотыла. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мунча морҗасы ачык була, үтерү характерындагы эзләр юк.
Хәзер фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев