Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче бер ир улын үтергән һәм бер атна буе аның мәетен фатирда тоткан

Тикшерү органнары Яшел Үзәндә яшәүче 56 яшьлек кешегә карата РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча («Кеше үтерү») җинаять эше кузгаткан.

ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 28-29 ноябрь төнендә шикләнелүче ир, 26 яшьлек улы белән тулай торакларның берсендә спиртлы эчемлек кулланган. Алар арасында конфликт чыгу нәтиҗәсендә, егет әтисенә пычак белән ташлана. Тегесе пычакны тартып ала һәм үзе дә берничә тапкыр улына кадый, шуннан соң аңын югалта. Бераздан ир аңына килә һәм янәшәсендә утырган улын күреп, янә пычак ала һәм улына берничә тапкыр кадый. Озакламый

26 яшьлек зыян күрүче алган җәрәхәтләреннән үлә. Бер атна дәвамында ир мәрхүм улы белән фатирда була, ә аннары танышына яшәргә китә. 7 декабрьдә ул алган яраларыннан үзен начар хис итә башлый һәм танышы аңа ашыгыч ярдәм чакырта. Медицина тикшерүе вакытында шикләнелүче ир кылган җинаяте турында сөйли.

Якын арада тикшерү органнары судка бу ирне сак астына алуны сорап мөрәҗәгать итәчәк. Хәзер әлеге җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев