Татарстанда чит ил машинасы трассадан кюветка капланган, машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига 21.15 сәгатьтә Азнакай - Тымытык - Кук Тяк автомобиль юлының унынчы чакрымында була.
33 яшьлек "Фольксваген" йөртүчесе идарәне югалта һәм автомобиль кюветка очып китә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук вафат була.
Нет комментариев